Ихластан котлыйм!
15 июнь көнне илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан районыбыз территориясендә гомер кичерүче, халкыбыз сәламәтлеге сагында торучы ак халатлы шәфкать ияләрен һәм әлеге тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйм.
Ихтирамлы хезмәт ияләре, табиб, шәфкать туташы исемнәрен лаеклы күтәргән хөрмәтле райондашлар! Сезгә кеше гомере һәм сәламәтлеге ышанып тапшырыла, хастаханә ишеген ачып кергән һәр авыру сезнең риясыз ярдәмгә, шифалы кулларга ышана. Иң кыйммәтле байлык саналган тән саулыгы, сәламәтлек бернинди үлчәүләр белән дә үлчәнмәслек хәзинә. Гаять тә олы җаваплылык тойган хәлдә, Сез, бик күп авыруларга яшәү сулышы өрәсез, киләчәккә өмет-ышаныч уятасыз. Илебез нинди генә авырлыклар алдында калмасын, һәрчак алгы сафларда сез булдыгыз, өмет тулы күзләр сезгә бакты, сезнең ярдәмгә таянды.
Алдагы көннәрдә дә райондашларыбызның сәламәтлек сагында уяу булырсыз, хезмәтләрегезне намус белән башкарырсыз дип ышанам. Моңың өчен хөкүмәтебез, илкүләм программаларга нигезләнеп, медицина өлкәсенә һәрьяклап булыша, яңа җиһазлар кайтарта һәм башка мөмкинлекләр тудырыла. Кадрлар мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр бар.
Гаять тә җаваплы, белем һәм тәҗрибә таләп иткән эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, рәхмәт сүзләрен ешрак ишетеп яшәвегезне һәм эшләвегезне теләп калам.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев