Көн темасы

Кыр эшләре башланды

20нче апрельдә «Игенче» җәмгыятендә Рәшит Мотыйгуллин кыр эшләрен башлап җибәрде. 2 көндә «МТЗ-80» тракторына тагылган «Амазонка» агрегаты белән 72 гектар күпьеллык үләннәргә, 47 гектар уҗымга минераль ашламалар кертте. 21нче апрельдә Рамил Мөхәммәтшин «Т-150» тракторында 35 гектар туңга сөрелгән җирләрне тырмалады. * * * 21нче апрельдә «Татарстан» җәмгыятендә Илшат Хидиятов, Рафаэль...

20нче апрельдә «Игенче» җәмгыятендә Рәшит Мотыйгуллин кыр эшләрен башлап җибәрде. 2 көндә «МТЗ-80» тракторына тагылган «Амазонка» агрегаты белән 72 гектар күпьеллык үләннәргә, 47 гектар уҗымга минераль ашламалар кертте.
21нче апрельдә Рамил Мөхәммәтшин «Т-150» тракторында 35 гектар туңга сөрелгән җирләрне тырмалады.
* * *
21нче апрельдә «Татарстан» җәмгыятендә Илшат Хидиятов, Рафаэль Сабирҗанов, Разит Габдуллин кырга чыкты. Беренчесе «ДТ-75» тракторында күпьеллык үләннәрне ашлауга, ике механизатор тырмалауга кереште. Беренче көнне өчесенә 110 гектар эш башкардылар.
* * *
21нче апрельдә механизатор Марсель Саттаров 35 гектарда, Айрат Ешимбетов 28 гектарда тукландыру үткәреп, «Борнак» җәмгыятендә кыр эшләрен башладылар.
* * *
«Яңа тормыш» җәмгыятендә Мәсхүт Мөхәммәтгалиев башлап күпьеллык үлән басуларының юл кырыйларындагы өлешен тырмалап тукландыруга кереште. 20-21нче апрель көннәрендә бу чараны 11 гектарда үткәрде. 21нче апрельдә Нурислам Гарифуллин да эшкә чыгып, 57 гектарда үләннәрне тукландырып тырмалады.

Фото интернет челтәреннән алынды.


250

Нет комментариев