Михаил Черепанов: «Ватан өчен һәлак булганнар онытылырга тиеш түгел»
Очрашуда җәлилче Гайнан Кормашның оныгының кызы, Мари Республикасының төбәк татарихын өйрәнүче татар эзтабабарлары оешмасы җитәкчесе Газизҗанова Сания катнашты
Чепья урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире, «Хәрби Дан клубы»ның патриотик тәрбия һәм эзләнү эшләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе, эзтабар Михаил Черепанов белән очрашу узды.
Очрашуда шулай ук җәлилче Гайнан Кормашның оныгының кызы, Мари Республикасының төбәк татарихын өйрәнүче татар эзтабабарлары оешмасы җитәкчесе Газизҗанова Сания катнашты.
— Ни өчен хәзерге көнгә кадәр миллионлаган совет солдаты һәм офицерлар — хәбәрсез югалганнар исемлегендә? Фронттан әйләнеп кайтмаучыларның туганнарына хәрбинең язмышы турындагы тәгаен мәгълүматны, алар Россия Оборона министрлыгының рәсми сайтларында инде дөнья күргән булса да, кем җиткерергә тиеш? Сүз бит яу кырында ятып калган дистәләгән түгел, ә йөзләгән мең кеше турында бара. Соңгы дүрт ел эчендә генә дә «Хәрби Дан клубы» ассоциациясенең эшче төркеме хәбәрсез югалганнар исемлегендәге 38 мең солдатның хезмәт һәм үлгән урыны турындагы мәгълүматны эзләп тапты. Сезнең район буенча да 600 дән шундый солдат турында яңа мәгълүмат табылды. Безнең исемлектән 400дән артыгы «Хезмәт» газетасында бастырылган икән, яңадан 200 исем-фамилияне бирәбез, диде ул.
Михаил Черепанов исән чакта һәм һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден белән генә бүләкләнгән 302 Татарстан сугышчысын эзләп таптык, шуларның арасында 4се Балтач районыннан дип җиткерде. Салавыч җирлегеннән ике, Түнтәр һәм Смәел авылларыннан берәр сугышчы Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булган. Орашуга Смәел авылыннан сугышчы Фазыл Камиловның ерак туганы Марат Шәмсетдинов та килгән иде, автор аңа истәлеккә Геройлар булырга тәкъдим ителгән сугышчылар турында китабын бүләк итеп бирде.
Мари Республикасының төбәк татарихын өйрәнүче татар эзтабабарлары оешмасы җитәкчесе Газизҗанова Сания үзенең туганы Гайнан Кормаш турында сөйләп узды. Ул Идел-Урал легионын төп оештыручысы. Кахазстанда туа, аннары Мари Иленең Бәрәңге районында педагогика техникумын тәмамлый һәм шул ук районда физика укыта. Армиягә туган якларыннан китә. Әсирлеккә эләккәч югалып калмый, татарлардан төркем оештырып, дошманга каршы эшне җәелдерә, төркемгә Муса Җәлил дә кушыла.
Соңыннан, аларны җаваплылыкка тартканда, үлем җәзасын иң элек Гайнан Кормаш татый. Без югалган солдатлар турында китаплар чыгарабыз, эзтабарлык белән шөгыльләнергә теләгән укучыларны хезмәттәшлеккә чакырабыз, диде ул.
2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Бу чара Чепья мәктәбендә ватанпәрварлык, патриотизм хисләрен тәрбияләүдә үтемле очрашу булды дип әйтергә тулы нигез бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев