Балтачта районында инвалидлар декадасы дәвам итә.
Ел саен декабрь аенда Балтачта узучы инвалидлар ункөнлегендә мөмкинлеге чикле райондашлар җитәкчелек белән очраша.
Балтач мәдәният үзәгендә республика һәм район җитәкчелеге мөмкинлеге чикле райондашларыбыз һәм СВО ветераннары белән очрашты, чарада актуаль мәсьәләләр һәм уңышлар турында фикер алыштылар.
Очрашуда район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, хәрби комиссары Васил Вәлиев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев, инвадидлар оешмасы җитәкчесе Рамазан Фәрзиев, «Ватан сакчылары» оешмасының җирле җитәкчесе Дилүс Гатиятуллин катнашты.
Нет комментариев