Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Мурат, Энҗе, Әмир Кырымга «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгенә иҗади сменага китте

Смена составына Татарстанның 18 районыннан, шулай ук Чаллыдан һәм Казаннан фестивальнең 210 лауреаты һәм җиңүчесе кергән

«Йолдызлык» фестиваленең җәйге юбилей сменасы Кырымга юл тотты.  Ял итүчеләр арасында Балтач йолдызлары – конферанс номинациясендә зур җиңүләр яулаган Мурат Гафиуллин, Энҗе Галимуллина, Әмир Исрафилов та бар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажында һәм республика Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла торган «Йолдызлык» Республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре Кырымга «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгенә иҗади сменага китте.

25 нче юбилей сменасы 16-30 июльдә Кара диңгез яр буенда уза. Ул Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе эгидасында уздырыла, патриотик тәрбия һәм милләтара дуслыкны ныгыту өлкәсендә әһәмиятле проект булып тора. Бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә, дип хәбәр итә Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Смена составына Татарстанның 18 районыннан – Әлмәт, Әгерҗе, Арча, Әтнә, Актаныш, Балтач, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарыннан, шулай ук Чаллыдан һәм Казаннан фестивальнең 210 лауреаты һәм җиңүчесе кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев