Матур гадәт буенча быел да Норма-Лызи автобусы рамазан аенда җомга көннәрендә пассажирларны бушлай йөртә
Быел да бу матур гамәлдән баш тартмаганнар. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә мондый көннәрдә күпләп йөри, барысы да шәхси эшмәкәр Рафил Габдрахмановка бик рәхмәтле.
– Бушлай йөрү – бездән бүләк, сездән – хәер-дога, – ди Рафил әфәнде.
Маршрут берүк туктамасын, йөреп кенә торсын, шоферлары Роберт Фролов, Фидәрис Хаҗиев, кондукторлары Илһамия Газизуллина, Мәдинә Галимҗанова бик игътибарлы, бик ипле, ди пассажирлар.
.png)
Нет комментариев