Норма мәктәбе «Тату сыйныф серләре » республика конкурсының финалына узды
Көн темасы

Норма мәктәбе «Тату сыйныф серләре » республика конкурсының финалына узды

18 апрельдә Сабада финал ярышлары узачак

 Норма урта мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре, укытучылар белән бергәләп Казан шәһәрендә үткән "Тату сыйныф серләре" ата-аналар комитеты Республика конкурсынның ярымфинал ярышында 18 район арасында уңышлы чыгыш ясап финалга үттеләр. 

5 А сыйныфы җитәкчесе Фазилә Раиф кызын, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен чын күңелдән котлыйбыз!

18 апрельдә Саба муниципаль районында узачак финал ярышларында уңышлар теләп калабыз!
 


Нет комментариев