Райондашыбыз “Нәселебез шәҗәрәсе” конкурсында җиңү яулады
Көн темасы

Райондашыбыз “Нәселебез шәҗәрәсе” конкурсында җиңү яулады

“Гаилә” мәчетендә сигезенче тапкыр “Нәселебез шәҗәрәсе” конкурсы узды

Туганлык җепләрен барлаган, мирасның мәгънәсенә төшендергән, нәсел тарихын, яшәү кагыйдәләрен барлаган бәйгегә 30дан артык эш килгән. Татарстан районнары белән беррәттән Башкортстан, Оренбург төбәкләре дә бик теләп кушылган.

Бәйгедә райондашыбыз, Арбор авылында яшәүче Вәкил Гарифуллин өченче урын яулады һәм диплом, истәлекле һәм акчалата бүләккә лаек булды.

Бәйгене Казанның «Гаилә» мәчете, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты, ЗАГС идарәсе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә оештыра.
 


шәҗәрә

Нет комментариев