Ярминкәләр ике җирлектә дә иртәнге сәгать 7 дә башланып китәчәк!
3 октябрь – шимбә көнне, район үзәгендә һәм Чепья авыл җирлегендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен уздыру күздә тотыла.
Ярминкәдә, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре – сатып алучыларга, кулай бәядән, беренчел азык-төлек продукциясен тәкъдим итәчәкләр.
Игътибар! Балтач бистәсендә узучы ярминкәнең урыны үзгәрде. Сатып алучыларны «Пәнҗешәмбе базары» урынына, элеккеге икмәк комбинаты ишегалдына чакырабыз. Ярминкәләр ике җирлектә дә иртәнге сәгать 7 дә башланып китәчәк!
Нет комментариев