Өлкән буын кешеләре – алар зирәклек чыганагы
Җиһанда – Өлкәннәр көне, өлкән буын бәйрәме! Кадерле өлкәннәребез! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән ихластан котлыйм һәм иң изге теләкләремне җиткерәм!
Өлкән буын кешеләре – алар зирәклек чыганагы. Бүгенге яшь буын өчен сез кыйммәтле байлык, тормыш тәҗрибәсен саклаучылар булып торасыз. Яшьләрнең энергиясе, инициативасы һәм өлкән буынның бай тәҗрибәсе - тормышыбыз мәгънәсенең бер-берсен тулыландыручы аерылгысыз өлешләре.Тормышта авыр минутлар булганда, киңәш сорап, сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезнең белән шатлык-куанычларыбызны уртаклашабыз. Сез илгә лаеклы уллар-кызлар үстердегез, бүген уңай тормыш тәҗрибәсен, әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклап, оныклар, оныкчыкларга тапшыра киләсез.
Куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Янәшәдәгеләрегезнең җан җылысын тоеп, җылы карашка кинәнеп яшәгез! Көннәрегез бәхет-шатлыкта үтсен. Сәламәтлекләрегез нык, күңелләрегез гел шат булсын. Һәрчак кадер-хөрмәттә, сау-сәламәт булып яшәвегезне теләп калам.
Рамил Нотфуллин,
Балтач районы башлыгы
Нет комментариев