Татар журналистларын әзерләүгә 25 бюджет урыны бирелә
Татар журналистикасына керергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
Яңа уку елына әзерлек кысаларында вузларда бюджет урыннары саны билгеләнде. Бу хакта Шәһри Казан хәбәр итә
.
Сөенечле яңалык: Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе татар журналистларын әзерләү юнәлешенә 25 бюджет урыны бүлеп бирде.
Соңгы елларда бу юнәлештә бюджет урыннары бик аз булган, хәтта кайбер елларда бөтенләй каралмаган. Шуңа күрә быелгы карар — милли журналистика үсеше өчен мөһим адым. Бу хакта мәктәп деканы, милли һәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев