Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Татарстан Республикасы Рәисе Бөрбашта булып, пансионат эшчәнлеге белән танышты

Бүгенге көндә пансионатта 22 бала тәрбияләнә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Балтачка килде. Бүген районыбызда «Балтач Арена» боз сарае ачылды, 12 фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов әлеге тантаналы ачылышлардан соң,  Бөрбаш авылында булып малайлар пансионаты эшчәнлеге белән танышты.

Пансионат — «Ярдәм-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күпбалалы, авыр хәлле гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ярдәме һәм күзәтүе астында эшли.

Көндез малайлар дөньяви мәктәптә белем ала, ә кичен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия буенча факультатив дәресләргә йөри. Бүгенге көндә пансионатта 22 бала тәрбияләнә. Балалар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән: кием-салым, канцелярия товарлары, яшәү һәм туклану.

Пансионатны тәмамлаучылар Россия ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә укуларын дәвам итә алачак.

Фото: ТР Рәисенең рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев