Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

«Татмедиа» иң яхшы хат ташучыларны бүләкләнде, безнекеләр дә бар

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте, 2026 елның беренче ярты еллыгына язылу компаниясенә нәтиҗә ясап, хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында җиңүчеләрне билгеләделәр

Агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң күп подписка җыйган хат ташучыларын бүләкләде.

Алар арасында райондашларыбыз, Балтач бистәсе хат ташучысы Сүрия Хәсәнова, Чепья почта бүлекчәсеннән Сиринә Әсхадуллина да бар. Ихластан котлыйбыз!

Сүрия ханым үз участогындагы 102 йортта  90 кешегә «Хезмәт» газетасы яздыркан. Сиринә исә 189 йортта 164 райондашыбызны «Хезмәт»ле иткән.  Хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә!

Шулай ук район газетасы белән беррәттән «Шәһри Казан» газетасына яздыртып, югары күрсәткечләргә ия булган хат ташучылар да диплом белән бүләкләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хат ташучы «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте