Иң югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне хөрмәтләп “2026 елның иң яхшы комбайнчысы” исемен раслаучы махсус вымпеллар һәм акчалата премияләр тапшырылды
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин бүген урак кампаниясенең өченче атнасы геройларын — басу батырларын хөрмәтләде. Иң югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне хөрмәтләп “2026 елның иң яхшы комбайнчысы” исемен раслаучы махсус вымпеллар һәм акчалата премияләр тапшырды.
I группа: Рифат Бариев (“Якты юл”) — 270 тонна;
II группа: Расыйл Зиятдинов (“Сосна”) — 458 тонна;
III группа: Нурулла Ульданов (“Арбор”) — 464 тонна;
IV группа: Ильяс Сәмигуллин (“Игенче”) — 435 тонна.
Басудагы эшнең уңышлы баруы комбайнчыдан гына түгел, ә аның ярдәмчесеннән һәм йөк ташучы шоферлардан да тора. Өченче атна нәтиҗәләре буенча “2026 елның иң яхшы шофёры” исеменә “Сосна” җәмгыятеннән Айрат Тәҗетдинов лаек булды. Аның тырышлыгы белән 541 тонна ашлык ындыр табагына исән-имин кайтып җитте.
Район башлыгы игенчеләрнең фидакарь хезмәтен югары бәяләп, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар теләде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев