Конкурска Татарстаннан 585 проект тәкъдим ителгән, шуларның 64е грант алган
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узган «Күрше фест» халык конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Конкурска Татарстаннан 585 проект тәкъдим ителгән, шуларның 64е грант алган.
Шунысы куанычлы, җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар. «Хыял» яшьләр үзәге директоры Гадил Гарифуллин командасы белән 4 ишегалдында чаралар уздыру хокукын алды.
15 июльдән Балтачта мавыктыргыч ишегалды бәйрәмнәре башлана. Аларга уңышлар телибез!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев