Хезмәт

Балтач районы

16+
«Коррупциягә каршы ил белән»

Балтачта коррупциягә каршы көрәш буенча республика иҗади бәйгесенең районкүләм өлешенә йомгак ясалды

Бәйгенең оештыру эшләрен башкарган һәм бүләкләү тантанасын алып барган район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова һәр балага, укытучыга уңышлар теләде, намус дигән төшенчә күңелеңдә булса гына коррупцияне җиңеп була, диде

Бүген район советының утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш буенча республика иҗади бәйгесенең районкүләм өлешенә йомгак ясалды.

Ришвәт темасына иншалар язып, Балтач гимназиясенең 7 сыйныфы укучысы Дарья Панкова, Балтач урта мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Диния Хуҗина, татар телендә инша язган Түнтәр урта мәктәбеннән Рамилә Фазылҗанова (8 сыйныф), Балтач урта мәктәбеннән Алия Нәбиева (11 сыйныф), удмурт телендә инша язган Кече Лызи урта мәктәбеннән Елена Антонова (10 сыйныф), Чепья урта мәктәбеннән мари телендә инша язган Юлиана Михайлова (11 сыйныф), таҗикча иҗат иткән Балтач урта мәктәбеннән Нушофарин Юлдошев (9 сыйныф), Балтач урта мәктәбеннән әрмәнчә язган Аргентина Веранян әлеге бәйгенең җиңүчеләре булдылар.

"Апликация" номинациясендә 1 урынны Зәйнәп Низамиева (Балтач урта мәктәбе, 2 сыйныф), Асилә Фәйзрахманова ( Сосна урта мәктәбе, 2 сыйныф), 2 урынны Норма урта мәктәбенең филиалы Чапшар мәктәбе укучылары Самат Хаҗиев, Динә Нургалиева (1 сыйныф), Энҗе Гыйләҗева (Балтач урта мәктәбе, 9 сыйныф), 3 урынны Айзат Мөхәрләмов (Балтач урта мәктәбе, 3 сыйныф), Гөлчәчәк Сәлахова (Норма урта мәктәбе, 5 сыйныф) яулады.

"Плакат" номинациясендә 1 урынга Камил Закиров (Норма урта мәктәбе, 4 сыйныф), Зәмирә Мөхәммәтгалиева (Балтач урта мәктәбе, 8 сыйныф), 2 урынга Камилә Ибраһимова ( Балтач урта мәктәбе, 7 сыйныф), Мәрьям Рамазанова (Балтач урта мәктәбе, 3 сыйныф), 3 урынга Самат Хөснетдинов (Балтач гимназиясе, 4 сыйныф), Харис Газизуллин (Бөрбаш урта мәктәбе, 6 сыйныф) укучылары лаек булдылар.

"Видеоролик" номинациясендә 1 урын Дилә белән Дамира Гыйлаҗевларга ( Балтач урта мәктәбе), Әдилә Ильязовага (Балтач урта мәктәбе), 2 урын Динә Нургалиевага (Норма урта мәктәбе), Миләүшә Низамова, Амира Шәрәфетдинова, Әмир Хөснетдиновка ( Балтач урта мәктәбе), 3 урын Динис Плотниковка, Ангелина Плотниковага ( Балтач урта мәктәбе), Зөһрә Мөхәммәтҗановага (Кенә урта мәктәбе) бирелде.

"Видеоролик" номинациясендә шулай ук мәктәпләрдәге киңәшчеләр дә катнашты, беренчелекне Инзилә Шакирова ( Яңгул урта мәктәбе), икенчелекне Гөлназ Зйнуллина (Балтач урта мәктәбе), өченчелекне Гөлфия Шакирова ( Балтач гимназиясе) алды.

Укучылар бик тырышканнар, җиңүче укучыларның иҗат җимешләре республика бәйгесенә җибәрелгән. Төрле телләрдә иҗат ителгән эшләр бәйгенең быелгы үзенчәлеге булып тора. Балаларны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов тәбрикләде, саллы бүләкләр тапшырдылар. Бәйгенең оештыру эшләрен башкарган һәм бүләкләү тантанасын алып барган район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова һәр балага, укытучыга уңышлар теләде, намус дигән төшенчә күңелеңдә булса гына коррупцияне җиңеп була, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев