Чепья авылында яшәүче кадерле кешебез РАФАИЛЬ ЯРХӘМЕТДИН улы ФӘХРЕТДИНОВның 2 гыйнварда 60 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерле әтиебез! Без сине олы юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Гомер елларың иминлектә, тигезлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, ишек-капкаларың һәрчак ачык булып, әниебез белән безне көтеп, уңыш-шатлыкларыбызга сөенеп, арабызда озак еллар яшәсәгез иде.
Сәламәт бул, әти, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунслш күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булыш,
Армый атла гомер үренә.
Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың Марат-Гэлназ, Айгөл-Марат, Ленар, оныкларың Әдилә, Мәдинә, Әнис, Ләйсән, Диләрә, Мәрьям. Бу теләкләргә кода-кодагыең һәм барлык туганнарың да кушыла.
Фото: http://foto-cvetov.com/bukety4.htm
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев