Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле һәм яраткан әниебез АСИЯ РАШАТ кызы СӘЙФЕТДИНОВАның 55 яшьлек юбилее

Яңгул авылында яшәүче кадерле һәм яраткан әниебез АСИЯ РАШАТ кызы СӘЙФЕТДИНОВАның 55 яшьлек юбилее.

Сине гомер бәйрәмең - туган көнең белән чын күңелдән тәбриклибез. Агач яфрак, кеше кылган гамәлләре белән матур, тормыш сукмагыннан кыю адымнар белән алга атлаганда янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгәнең өчен кем генә хөрмәт итми икән сине. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Син дә үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларыңның игелеген, шат йөзен күреп, әти белән тигезлектә озын, озак гомер кичерегез.
Иң мөһиме яшә җирдә
Таза-сау гына булып.
Ә күзләрең һәм йөзләрең
Бәхеттән торсын көлеп.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Мәгъсүмҗан, балаларың Рамил-Альбина, Рафил. Бу теләкләргә әбиебез Сания, бабабыз Равил һәм барлык туганнар да кушыла.
Фото: http://pozdravlyaem.org/otkrytki-na-yubilej-zhenshhine.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250