Норма авылында яшәүче әниебез НӘЗИРӘ ФӘЙЗРАХМАН кызы МИФТАХОВАга 23 июльдә 55 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сабыр, мәрхәмәтле, ярдәмчел, көчле рухлы кеше син. Сиңа тазалык, шатлык, кайгы-хәсрәтләргә бирешмичә яшәвеңне телибез.
Син бит безнең тормышыбыз яме,
Авыр чакта олы бер терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән әтиебез, кызың.
Фото: http://www.7dach.ru/airyheart/10-luchshih-cvetov-v-gorshkah-k-8-marta-4485.html
Нет комментариев