Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

САНИЯ ХӘЛИУЛЛА кызы белән әтиебез ХАРИС ГАРИФ улы ХАФИЗОВЛАРның Алтын туйлары

Балтачта яшәүче газизләрдән-газиз кешеләребез - әниебез САНИЯ ХӘЛИУЛЛА кызы белән әтиебез ХАРИС ГАРИФ улы ХАФИЗОВЛАРның 26 декабрьдә Алтын туйлары.

Әти-әни! Сезнең исемнәр үрелеп үскән гөлләр кебек. Без сезне берегездән башка икенчегезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Ярый әле яшьлек таңыгызда бер-берегезне эзләп табып күрешкәнсез. Мәңгегә аерылышмаска сүз бирешеп кавышкансыз. Безне - 3 балагызны да сөеп, яратып үстердегез. Башкалардан ким итмәдегез. Ни теләсәк, барысын да булдырырга тырыштыгыз. Рәхмәт сезгә... Үзең ничә яшькә җитсәң дә, сабый чакта әти-әни биргән тәрбия, аларның нәсыйхәте гел истә була икән ул. Инде үзебез дә үсеп күптән таралыштык. Һәрберебезнең үз гаиләсе бар. Хәтта инде оныклар сөйсәк тә күңел гел туган йортка, сезнең янга тарта. Сезнең янда гына дөнья мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп, балачактагы кебек иркәләнә алабыз. Әти-әни! Тагын озак еллар әле сез безне көткән өйгә килеп торырга насыйп булсын. Алдагы көннәрегездә дә үткәннәре кебек матур була күрсен! Саулык-сәламәтлек белән, иминлектә яшәргә язсын. Тигезлектән аермасын үзегезне Ходай.
Сезне бик тә яратучы кызларыгыз, кияүләрегез, оныклар һәм оныкчыкларыгыз.
Фото: http://crosti.ru/preview/53123/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250