Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәбрикләү сүзе

Кадерле райондашлар! Ватан-Ана алдында хәрби бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфганчы-интернационалистларыбыз, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләребез, ил сагында уяу торган патриотларыбыз һәм дә хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүчеләр! Һәммәгезне дә 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, гаиләләрегезгә иминлек, тормышыгызга бәрәкәт телим.

Туган ил, Ватан-Ана төшенчәсе үзенең әһәмиятен һичкайчан җуймый. Тарихи вакыйгаларга күз салган саен без моңа кат-кат инанабыз. Ата-бабаларыбызның соңгы тамчы каны Ватан өчен тамган, киләчәк буыннарның иминлеге, бәйсезлеге хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшкән буын алар. Шуңа күрә, хәзерге яшьләр илебез азатлыгы өчен көрәшкән, Ватанны саклаган һәм бүгенге көндә армиядә изге бурычын үтәүче егетләргә хөрмәт белән карарга тиеш. Туган илебезгә карата булган патриотик хисләрне һәрбер яшь кешенең күңеленә сабый чактан ук сеңдерергә кирәк.
Хөрмәтле райондашлар! Янәдән барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Матбугат чаралары аша чит илләрдәге хәрби бәрелешләрне ишетеп-белеп торабыз, безнең илебезне андый вәхшәтләр читләтеп узсын иде. Дус, тату халык булып, ил-көннәребезнең иминлеген саклап, Рәсәй Кораллы Көчләрен районыбызның кыю, батыр, патриотик егетләре белән баетып, куанычлы көннәрдә балалар үстереп, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп, таза-сау яшәргә язсын.
Бәйрәмнәр котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250