Тынгысыз җитәкчебезнең гомер бәйрәме
15 гыйнвар көнне хөрмәтле җитәкчебез — Хәлил Хаҗиевның 70 яшьлек юбилее иде
Хөрмәтле җитәкчебез Хәлил Әгъләм улы!
«Маяк» җәмгыяте хезмәтчәннәре Сезне гомерегезнең иң күркәм юбилеегыз — 70 яшегез тулган бу истәлекле көннәрдә ихлас күңелдән тәбрик итә.
Дөньяда яхшы кешеләр күп, ләкин 40 ел буе җитәкче урыннарда эшләп тә холкы үзгәрмичә ярдәмчел булып калучылар бик сирәк. Сүзебез, тырыш хезмәт куеп, озак еллар «Маяк» җәмгыятен җитәкләүче Хаҗиев Хәлил Әгъләм улы турында. Хәлил Әгъләм улының үткән тормыш юлы җирлегебез халкы күз алдында. Гади колхозчы гаиләсендә туып, әти-әниләреннән «Булмастайны ышандырма, инде сүз биргәнсең икән үтә» дигән хакыйкатьнең тормышта мөһим икәнен гаиләдәге өч малай кечкенәдән аңлап үсә һәм тормышлары дәвамында аңа тугры калалар.
Аның Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керүен, кызыл дипломга тәмамлау, инс-титуттан соң туган авылына кайтып, колхозда ике ел баш икътисадчы, аннан 8 ел баш хисапчы булып эшләвен олы яшьтәге хуҗалык хезмәтчәннәре яхшы хәтерлиләр. Соңрак хуҗалыкның партком секретаре булып сайлануы да турыдан-туры кеше белән эшләүгә бәйле. Ул заманда бу постта эшләүчеләр хуҗалыкның сөт тармагына турыдан-туры җавап бирүчеләр, Хәлил Әгъләм улы бу өлкәдә эшләүчеләрне яклаучы да, тәрбияләүче дә, гаиләләрдә мөнәсәбәтләрне көйләүче дә була. Үзе дә бик күпләрнең биргән киңәшләрен, белгечләр, гади колхозчылар белән аралашканда алган тормыш тәҗрибәсен гел хәтерендә йөртә. СССР таралгач, 9 ел хуҗалык рәисенең урынбасары булып эшләгәндә бу сыйфатлар аңарда тагын да ныг-рак тәрбияләнә. Күрше Чутай авылына рәис итеп җибәрелгәч, ике ел гына эшләсә дә, чутайлыларның да яраткан җитәкчесенә әйләнә. Һәм менә 2002 елдан башлап Хәлил Әгъләм улы Хаҗиев туган ягына кайтып, «Маяк» хуҗалыгын җитәкли.
Сез «Маяк» хуҗалыгында шушы елларда эшләү дәверендә үзегезне тынгысыз җитәкче, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, таләпчән шәхес итеп таныттыгыз.
Бүгенге көндә хуҗалык-ның ныклы адымнар белән атлавы, зур төзелешләр алып барылуы сезнең намуслы, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе булып тора.
Сез бүген яраткан тормыш иптәшегезнең киңәш-чесе, балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Күркәм бәйрәмегез белән котлап, Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, күңел тынычлыгы, тән сихәте, жаваплы, тынгысыз хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телибез. Алга таба да шулай көчле рухлы, изге күңелле булып, якты киләчәккә ышанычны югалтмыйча, куанып-шатланып, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.
Гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы торсын.
Сезгә олы хөрмәт белән «Маяк» җәмгыяте хезмәткәрләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев