Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кулланучы почмагы

Тауарның кимчелекле ягы ачыкланса...

Сорауларга Роспотребсоюзның Балтачтагы бүлегендә әйдәп баручы белгеч-эксперт Гөлназ Сафина җавап бирә.

— Тауарның җитеш-сезлеге ачыкланганда кулланучының нинди хокуклары бар?

— Тауар сатып алганнан соң, җитешсезлекләр тапкан кулланучы сатучыдан, "Кулланучылар хокук-ларын яклау турында"гы законның 18 маддәсе нигезендә, тауарны шул ук маркалы тауарга, тиешле сыйфатлы модельләргә алмаштырырга; шундый ук тауарны башка маркага алмаштырырга, әгәр бәясе аерыла икән, яңадан исәпләргә; ачыкланган кимчелегенә карап тауарның бәясен киметү; тауарның кимчелекләрен озакка сузмый бетерергә яки аларны бетерү чыгымнарын капларга (әгәр дә бетерүгә чыгымнарны каплауны сайласагыз, бу чыгымнарның тотылуын дәлилләргә яки кимчелекләрне бетерү бәясен исәпләргә кирәк. Бу эксперт бәяләмәсе, эшләрне башкаруга смета булырга мөмкин); тауар өчен акчаны кире кайтарырга уйласагыз, сыйфатсыз товарны сатучыга аның хисабына кайтаралар. Сатучы тауарны сатып алганда тауарны кире кайтару тәртибен аңлатырга тиеш (РФ Югары Суды Президиумы карары белән расланган күзәтүнең 2 пункты, 17.10.2018 ел).

Шулай ук кулланучы тиешле сыйфатта булмаган тауарны сату аркасында зыянны тулысынча каплауны таләп итә ала. Мәсәлән, банкка кулланучылар кредиты шартнамәсе буенча түләнгән процентларны кире кайтартуны сорый.

— Кимчелекле тауарны кайтару өчен күпме вакыт кирәк?

— Кулланучы сыйфатсыз тауар өчен акчаларны гарантия срогы яисә тауарның яраклылык срогы дәвамында кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Әгәр дә ул билгеләнмәгән икән, моны дөрес вакытта, әмма тауар тапшырылганнан соң ике ел эчендә эшлиләр.

Әгәр тауар техник яктан катлаулы булса (смартфон, телевизор, кер юу машинасы һәм башкалар), сез тауар тапшырылганнан соң 15 көн эчендә акчаны кире кайтаруны таләп итә аласыз. Вакытны, сатып алганнан соң, икенче көннән исәпли башлагыз.

Соңрак тауарны кире кайтарырга мөмкин, әгәр:
— тауарның сизелерлек кимчелекләре ачык-ланса. Я бу кимчелек күптапкырлар ачыкланган яки ул бетерелгәннән соң кабат күренә (9нчы абзац, Кулланучылар хокук-ларын яклау турындагы закон преамбуласы);
— сатучы тауар җитеш-сезлекләрен бетерүнең билгеләнгән срокларын бозган;
— төрле кимчелекләрен күптапкырлар бетерү аркасында, тауарны гарантия срогының теләсә кайсы елы дәвамында 30 көннән артык файдаланып булмый.

— Ничек дәгъва төзергә һәм аны ничек сатучыга тапшырырга?

— Дәгъваны ирекле формада, күрсәтеп төзергә мөмкин:
— дәгъва алучының күрсәткечләрен (исеме, урнашу урыны, башка контакт мәгълүматы);
— мөрәҗәгать итүченең мәгълүматлары (исем-фамилиясе, контактлары);
— тауарның исеме, сатып алу датасы һәм урыны, түләү ысулы;
— ачыкланган кимче-лекләр, аларны ачыклау вакыты һәм шартлары;
— тауар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турындагы таләпләр.

Дәгъваны ике нөсхәдә дата һәм имза куеп әзерләргә кирәк. Дәгъвага тауарны сатып алу һәм түләүне раслый торган документларның күчермәләрен кушып бирәсе.

Әгәр сатучы дәгъваны кабул итүдән яки кабул итү турында икенче нөсхәгә тамга куюдан баш тартса, аңа заказлы хат җибәрү яхшырак.

— Кулланучы тауарның сыйфатын тикшерүдә һәм экспертизада катнаша аламы?

— Әгәр тауар җитешсез-лекләренең сәбәпләре турында бәхәс килеп чыкса, сатучы үз хисабына экспертиза үткәрә. Кулланучы аны үткәргәндә катнашырга хокуклы, ә аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта экспертларның нәтиҗәләренә суд тәрти-бендә дәгъва белдерергә мөмкин ("Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законның 18 маддәсенең 5 п.). Әгәр экспертиза тауарның кимчелекләре сатучы гаебе белән барлыкка килмәвен ачыкласа, кулланучыга сатучыга тауарны экспертизалау һәм саклау һәм аны транспортировкалау чыгымнарын капларга туры киләчәк ("Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы Законның 18 маддәсе 5 п.).

— Кулланучының таләпләре күпме вакыт эчендә канәгатьләндерелергә тиеш?

— Сатучы дәгъва алганнан соң 10 көн эчендә ул кулланучыга сыйфатсыз тауар өчен акчаны кире кайтарырга тиеш («Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законның 22 маддәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучы почмагы