Мәдәният

Балтач балалары «Умники и умницы» уенында үз көчләрен сынады

2 нче балалар бакчасына йөрүче нәни китап укучылар Балтач үзәк балалар китапханәсендә узган «Умники и умницы» уенында катнашты

Башваткыч – балалар өчен үзенчәлекле уен. Ул аларның белем үсешен, сөйләм телен, аң-белемнәрен үстерергә ярдәм итә. Ә балалар бит бу уеннарны яратып уйныйлар да, әле үзләре башваткычларны төзергә дә яраталар.

2 нче балалар бакчасына йөрүче нәни китап укучылар Балтач үзәк балалар китапханәсендә узган «Умники и умницы» уенында катнашты.

Балалар башваткычларның килеп чыгу тарихы белән таныштылар, башваткычларның төрләрен белделәр. Чараның икенче өлешендә кунаклар башваткычлар чиштеләр, мавыктыргыч, уйландыра торган, өстәл уеннары уйнадылар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


китапханә

Нет комментариев