Балтач биючеләренең иң-иңнәре гала концертта билгеле булачак
Сайлап алу турлары ике зонада Чутай һәм Салавыч мәдәният йортларында узды
Февраль-март айлары районыбыз биючеләре өчен аеруча да бик кызу һәм җаваплы чор булды. Районкүләмендә хуҗалыкларның үзешчән сәнгать коллективлары арасында бию фестивале конкурсы игълан ителде.
Сайлап алу турлары ике зонада Чутай һәм Салавыч мәдәният йортларында узды.
Чутай мәдәният йорты сәхнәсендә «Кызыл юл», «Алга», «Кама», «Якты юл», «Арбор», «Труд», «Смәел», «Активист», «Тукай» хуҗалыклары биючеләре тамашачыга һәм жюрига үз осталыкларын күрсәтсә, зона турының икенче өлеше 27 март көнне Салавыч мәдәният йортында узды. Биредә «Бөрбаш», «Татарстан», «Яңа тормыш», Тимирязев исемендәге, «Сосна», «Игенче», «Дуслык», «Маяк», «Сорнай» һәм «Борнак» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә хезмәт куючы яшьләребез дәртле биюләре белән сәхнә тоттылар.
Исегезгә төшерәбез, гала концертка узган коллективлар һәм аерым башкаручылар 10 апрель көнне район мәдәният үзәге сәхнәсендә чыгыш ясап, бүләкләнәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев