Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач кызлары Гөлзилә белән Тәнзиләнең шигырьләре «Мәдәни җомга» газетасында басылып чыкты

Яшь иҗатчылар Гөлүсә Батталова җитәкчелегендәге остаханәдә шөгыльләнә

«Мәдәни җомга» газетасының 1 август санында «Яңа исем» проекты катнашучыларының шигырьләре дөнья күрде. Талантлы яшь авторлар төркеменең шигырьләре республиканың абруйлы басмаларының берсендә басылып чыкты. Алар арасында шагыйрьлек юлына тәүге адымнарын ясаучылар да, инде каләме чарланган, укучылар күңеленә юл тапкан яшьләр дә бар, дип яза Татар-информ.

Газетада райондашларыбыз Гөлзилә Фәхретдинованың «Инеш», Тәнзилә Галимуллинаның «Сагыш үзе дәште миңа бүген» шигырьләре урын алган.

Яшь иҗатчылар Гөлүсә Батталова җитәкчелегендәге остаханәдә шөгыльләнә. Шагыйрә аларга әдәби иҗат нечкәлекләрен, образ тудыру осталыгын, заманча шигърият таләпләрен аңлата.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев