Балтач үзәк балалар китапханәсендә  «Иң җылы Кояш ул – ӘНИЛӘР!» дигән бәйрәм чарасы үтте (фото)
Мәдәният

Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Иң җылы Кояш ул – ӘНИЛӘР!» дигән бәйрәм чарасы үтте (фото)

Чара Балтач гимназиясенең 4-А сыйныфы укучыларының әниләре, дәү әниләре хөрмәтенә оештырылды.

Балтач үзәк балалар китапханәсендә  «Иң җылы Кояш ул – ӘНИЛӘР!» дип аталган бәйрәм чарасы үтте.

Чара Балтач гимназиясенең 4-А сыйныфы укучыларының әниләре, дәү әниләре хөрмәтенә оештырылды.

Кичә барышында туган телебезнең матурлыгын, халкыбызның моңын тоярга өйрәткән бишек җыры да, берсеннән-берсе үтемле шигырьләр дә яңгырады, тәрбияви әкият тә сәхнәләштереп күрсәтелде. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән уеннарда, биремнәрдә әниләр тапкырлыкларны сынадылар. Укучылар үзләре дә, газиз кешеләренә багышлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.


Нет комментариев