“Уникс” концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең финал этабы узды.
Районыбызның яшь талантлы балалары финал этапта җиңүләргә ирештеләр. Вокал-соло номинациясендә Гайнетдинова Илүзә 3 урын, конферанс номинациясендә Галимуллина Энҗе 3 урын, вокаль ансамбль номинациясендә “Зәлидә” 2 урын, хореография буенча “Веселушки” хореография төркеме "Халык традицияләрен саклау" дигән махсус призга лаек булды.
22 апрель көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә йолдызчыкларыбыз Хәбибуллин Әмир, Сибәгатуллина Дилә, Исрафилов Әмир, Хәмитова Зилә үзләренең чыгышлары белән сөендерәчәкләр. Аларга да уңышлар телибез!
Нет комментариев