Балтачлылар яшьләр иҗат фестивалендә уңыш яулады
Мәдәният

Балтачлылар яшьләр иҗат фестивалендә уңыш яулады

Фестиваль Татарстан Республикасы буенча яшь иҗатчыларны берләштерә, аларга үз сәләтләрен күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген бирә

6-7 ноябрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә эшләүче яшьләрнең «Безнен заман»-«Наше время» республика ачык телевизион иҗат фестиваленең зона этабы узды.

Фестиваль Татарстан Республикасы буенча яшь иҗатчыларны берләштерә, аларга үз сәләтләрен күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген бирә.

Балтач мәдәният үзәгенең «Балкыш» вокаль ансамбле әлеге абруйлы бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Жюри әгъзалары коллективның осталыгын югары бәяләде — гала-концертта ансамбль 3 нче урын дипломы белән бүләкләнде һәм фестивальнең суперфиналында катнашуга чакыру отты.

 


"Безнең заман - Наше Время"

Нет комментариев