Балтачның әдәби марафончылары бүләкләү тантанасында катнашты
Тантана зур оешканлык белән бер сулышта үтеп китте
10 декабрьдә Казанда «Әдәби марафон — 2025» финалистларын бүләкләү тантанасында Балтач районы актив әдәби марафончылары да катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, лаеклы ялдагы китап сөючеләр бар иде.
Тантана Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында үткәрелеп, анда 2025 елда «Әдәби марафон» (#ӘдәбиМарафон) проектында катнашкан һәм аның финалына барып ирешкән 2,5 меңнән артык татар әдәбиятын укучы һәм популярлаштыручы китап сөючеләр (4 илдән, Россиянең 23 төбәгеннән, Татарстанның барлык район һәм шәһәрләреннән), күп санлы язучылар, республика җитәкчелеге, танылган артистлар, Татарстан китап нәшрияты, телевидение һәм матбугат вәкилләре чакырылган иде.
Әдәби марафончылар бу көн рәхәтләнеп ял иттеләр, язучылар белән аралаштылар, киләсе 2026 нчы елга әдәби планнар кордылар.
Тантана зур оешканлык белән бер сулышта үтеп китте. Проектның авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин Раил Гатауллин һәм аның командасына олы рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба да эшләре уң булсын, хезмәтенә күрә хөрмәте дә насыйп булып торсын!
Бу көнне һәр әдәби марафончы, һәр әдәби әйдаман үзенең тырыш хезмәтенә күрә лаеклы бүләкләнде. Тантанада иң актив район, иң актив мәктәп, иң актив китапханәләр билгеләнеп үтелде, аларга әдәби марафон кубоклары тапшырылды. Бүләкләрне сәхнәдә дәрәҗәле кунаклар тапшырды, әдәби марафонда катнашучыларга татар телен үстерүгә керткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтеп, киләсе елларда да уңышларга ирешүләрен теләделәр.
Зур команда туплап әдәби марафон проектын бөтен татарлар яшәгән төбәкләргә дә җәелдерергә ярдәм иткән әдәби әйдаманнар үз статусларына карата төрле бәядәге сертификатлар белән бүләкләнделәр, оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар арасында райондашыбыз Әлфинур апа Сафиуллина да бар. Аның командасында Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел Россия Федерациясенең төрле шәһәрләреннән дә катнашучылар бар иде. Әлфинур апаны лаеклы бүләге белән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар насыйп булсын!
Киләсе XXXIV әдәби марафон бәйгесе 2026 нчы елның 1 нче гыйнварыннан старт алачак. Әдәби марафонда катнашу өчен татар әдәбиятын, китап укырга яратырга, аны башкаларга тәкъдим итү өчен ВКонтакте социаль челтәренә үз битеңә 21 көн буе тиешле хештеглар белән куеп барырга гынә кирәк. Марафонда китап укый алган һәркем катнаша ала.
Зөлфия Галиева,
Шеңшеңәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев