Концертта якташыбыз, Шода авылы кызы Диләрә Хәйдәрҗанова (вокал) да чыгыш ясады
Мәскәүдә Сара Садыйкованың 120 еллыгы уңаеннан концерт узды
Кичәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачып җибәрде.
Концерт программасында Татарстан Республикасының халык артистлары Миңгол Галиев, Рөстәм Ертаев, Айдар Габдинов, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Әхмәт Кәримов (баян), Динә Закирова (скрипка), Рөстәм Гыйльфанов (вокал), Гөлнара Байназарова (вокал), Айгөл Зәйнуллина (фортепиано), Айгөл Мостафина (вокал), Әмирхан Шәрифуллин (кларнет), Андрей Суровцев (виолончель) белән беррәттән якташыбыз, Шода авылы кызы Диләрә Хәйдәрҗанова (вокал) да чыгыш ясады.
Нет комментариев