Ор авылында, әниләргә бәйрәм хөрмәтенә, яңача үзгә бер чара узган
Ике сәгатьлек, берсеннән-берсе дәртле 27 биюдән торган бәйрәм чарасы бер сулышта үтеп тә китте
Әниләр көне уңаеннан, Ор клубында бик матур «Эх, шома басабыз!» дип исемләнгән бию киче үтте. Авыл клубына тирә як авылларның мәдәният учакларыннан, Малмыж районының мәдәният учакларыннан биючеләр җыелды. Ике сәгатьлек, берсеннән-берсе дәртле 27 биюдән торган бәйрәм чарасы бер сулышта үтеп тә китте.
Биючеләр төрле милләт биюләре, эстрада биюләре, лирик биюләр башкардылар. Бу көнне авылыбыз клубы кырмыска оясын хәтерләтте. Һәр бию коллективы, аерым биючеләр зур хәзерлек белән килгән. Һәр бию тиешле сәхнә киеме белән баетылган.
«Үзебезнең клубта эшләп килүче 5 коллектив һәм аерым биючеләребез 16 бию башкардылар, 38 биюче катнашты. Чара ахырында район башкарма комитеты мәдәният бүлеге мөдире Петров Ильназ Ильич биючеләргә Балтач үзәкләштерелгән клублар челтәренең грамоталарын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шушы чарада катнашкан һәр биючегә, бию коллективлары әзерләп алып килгән хезмәттәшләремә, үзебезнең биюләрне әзерләп сәхнәгә чыгаруда зур эш башкарган Азалия Сафинага, жырчыларга, алып баручыларга, проекторда эшләүче Раушан Нигьмәтҗанов белән оператор Рөстәм Мөхәммәдиевка, һәр яклап булышучы биюче балаларымның әти-әниләренә, иганәчеләр Гайнуллин Айрат белән Зәкиев Илнурга һәм дә заллар тутырып килгән тамашачыма рәхмәтләрнең иң олысы», ди Ор авылы мәдәният йорты директоры Раушания Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев