Пыжмарада оранжерея ачканнар?!
Мәдәният

Пыжмарада оранжерея ачканнар?!

Пыжмара мәдәният йортының фойесына керүгә, төрледән-төрле затлы гөлләр каршы ала.

Гөлләре дә гөлләре... Пыжмара мәдәният йортының фойесына керүгә, төрледән-төрле затлы гөлләр каршы ала. Кемнәрдер тәрәз төбендәге 2-3 чулмэк гөлен кадерләп үстерә алмаганда, мәдәният йорты директоры Рәйсә апа Насруллина мәдәният учагын да гәлләргә күмгән. Араларында бик оста гәл үстерүчеләрнең дә үстерергә көче җитмәгән 30-40 еллык гөлләрнең булуы бик гаҗәпләндерә.

Гөлләр генә үстереп эше бетми Рәйсә апаның. Шау-гөр килеп, үзешчәннәр белән Туфан Миңнулинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен сәхнәләштерү белән мәшгульләр. Иҗат эшләре дә гөлләрдәй гүзәл булсын үзләренең!

 

Гөлйөзем Маннапова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


табигать баласы

Нет комментариев