Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Россия мәдәният министры Любимова «KazanForum»да катнашачак

Чараның программасына милли мирас, тотрыклы шәһәр төзелеше һәм мәдәниятләр диалогы турында сессияләр кертелгән

Россия мәдәният министры Ольга Любимова «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» ХVII халыкара икътисадый форумында катнашачак. Чара 2026 елның 12-17 маенда узачак.

Форум кысаларында ислам хезмәттәшлеге оешмасының 15 иленнән Мәдәният министрлары съезды узачак. Шулай ук мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре ИСЕСКО утырышында каралачак, анда 15 майда Президентны яңадан сайлаячаклар.

Чараның программасына милли мирас, тотрыклы шәһәр төзелеше һәм мәдәниятләр диалогы турында сессияләр кертелгән. Казан ислам оешмасы мәдәният министрларының XIII конференциясендә Ислам дөньясы-2026 мәдәни башкаласы итеп сайланды. Узган ел Татарстан башкаласында XVI форум кысаларында илам хезмәттәшлеге оешмасы мәдәният министрлары съезды узган иде инде.

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум