Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәдәният

Сәлимә Ганиева: «Нөнәгәр авылында оештыручылар сәләтенә бик тә көнләшерлек»

11 июльдә Нөнәгәрдә авыл көне узды

Казан шәһәре «Яшьлек» ансамбле төркеме көз, кыш, яз көннәре гел гастрольләргә йөрергә күнеккән инде. Ә менә җәй җитүгә гастрольләрнең иң күңелле вакыты башлана. Сабан туйлары, авыл көннәре, бу чараларда безнең ансамбль дә читтә калмый. 

11 июльдә Нөнәгәр авылында авыл көнендә катнашу насыйп булды. Авылга килеп керүгә бай матур итеп бизәкләп төзелгән йортлар күзгә ташланды. Безгә берничә авыл кешесе белән дә сөйләшеп алырга мөмкинлек булды. Авыл халкы бик канәгать җитәкчелектән. Закиров Илһам Наил улын бик хөрмәт итәләр икән. Искитәрлек җитәкче икәнлеге күренеп тора. Клуб мөдире Гүзәл дә бик ягымлы булуы белэн күңелләрдә калды. Бик матур каршы алдылар. Рәхмәт.

Авыл көненә әзерләп куелган бүләкләргә дә сокланып туя алмадык. велосипедлар, мопедлар, ике тәкә, телевизорлар һәм башка бик күп бүләкләрне майдан уртасына тезеп куйганнар.

Яшьләр дә авылдан китмичә матур итеп яшиләр икән биредә. Үз эшен белеп эшләгән Илһам Наиловичка бик зур рәхмәт! Исәнлек-саулык, гаилә бәхете белән яшәргэ язсын! Артистларны да бик күп итеп чакырганнар. Уеннар көне буе җыр-моң белән чиратлашып барды. Авыл үзешчәннәре дә бик тә матур киемнәр белән чыгышлар ясадылар.

Көрәш тәмамлангач, кичке тугызда дискотека башланды. Яшьләр матур көйләргә биеп бәйрәмгә янадан ямь керттеләр. Ә без авыл көне төмамлангач, шушы бик тә кирәкле бәйрәмне оештыручы җитәкчеләргә зур рәхмәтләр әйтеп кайтырга юлга чыктык. Тәүге очрашуыбыз соңгысы булмасын иде. Көннән-көн төссезләнә катлаулана барган тормышны аз гына оныттырып торырга бик уңай адым бу. Авыр хезмәттә эшләүчеләргә шушындый зур бәйрәмнәр оештыру бик уңай күренеш. Нөнәгәр авылында оештыручылар сәләтенә бик тә көнләшерлек!

Сәлимә Ганиева,

«Яшьлек» ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нөнәгәр