Смәел авылында Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелде
Мәдәният

Смәел авылында Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелде

Чарада туган җир, табигать һәм дуслык турында күңелгә үтеп керә торган удмурт һәм татар җырлары, шигырьләре яңгырады, милли уеннар уйналды

2026 нчы ел — Россиядә Халыклар бердәмлеге елы. 4 нче ноябрьдә без Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итәбез.

Бәйрәм уңаеннан, Смәел авылы китапханәсендә җанлы аралашу, татар һәм удмурт милләтләре арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, ике милләтнең мәдәни үзенчәлекләрен, байлыгын һәм матурлыгын күрсәтү максатыннан «Дуслык күпере: мәдәниятләр бәйләме» исемле этномәдәни кичә узды.

Чарада туган җир, табигать һәм дуслык турында күңелгә үтеп керә торган удмурт һәм татар җырлары, шигырьләре яңгырады, милли уеннар уйналды.


бәйрәм

Нет комментариев