Мәдәният

Татарстан башкаласында Иран мәдәнияте фестивале башланды

Ираннан 120дән артык мәдәният һәм кино эшлеклесе килгән

Татарстан башкаласында Иран мәдәнияте фестивале башланды – республика халкына һәм кунакларына бу ил сәнгатенең төрле юнәлешләрен тәкъдим итәчәкләр. Программаны Иран киносы күрсәтү һәм милли оркестр чыгышы ачты.

Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразиев мондый дәрәҗәле делегацияне кабул итүне зур хөрмәт дип атады: Ираннан 120дән артык мәдәният һәм кино эшлеклесе килгән.  

Концертта милли оркестр озатуында фарсы телендә җырлар, шулай ук милли уен кораллары белән композицияләр яңгырады. Иранның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Җәләли үз иҗатын тәкъдим итәргә килгән Иран сәнгате осталарына — рәссамнарга, кинематографистларга һәм халык һөнәрчелеге осталарына рәхмәт белдерде. 

НТР24


Нет комментариев