Оялмый, Иркәли битләрне, муенны Миңа да бик ошый шук җилнең бу татлы, йомшак уены
Оялмый,
Иркәли битләрне, муенны
Миңа да бик ошый шук җилнең
бу татлы, йомшак уены
Колакка пышылдый-
"Сагындым..."
"Кит юләр, ышанмыйм сүзеңә...
Җилләргә ышанган диярләр,
Көләрләр бит төртеп үземә..."
Яратканны кем соң
яратмый?
Назларга оедым мизгелгә...
Нәкъ синең сүзләрне ятлаган,
Тәрәздән Син булып җил керә...
Лилия Гарифуллина.
Фото: автор
Нет комментариев