Яңа ел теләкләре!
Тәңкә- тәңкә карлар ява, Җир өсте ап-ак булды. Шушы ак карларга карап, Миндә теләкләр туды. Теләгемнең иң зурысы - Тынычлык булсын илдә. Тазалык,тынычлык булс, Яшәве рәхәт җирдә. Авылдашлар очрашканда Кул бирешеп күрешсен. Шатлыкларны,борчуларны Бергә-бергә бүлешсен. Һәр ел саен тәгәрәшеп, Сабыйлар туып торсы.н Балалар белән бакчалар, Мәктәпләр тулып торсын. Иң мөһим...
Тәңкә- тәңкә карлар ява,
Җир өсте ап-ак булды.
Шушы ак карларга карап,
Миндә теләкләр туды.
Теләгемнең иң зурысы -
Тынычлык булсын илдә.
Тазалык,тынычлык булс,
Яшәве рәхәт җирдә.
Авылдашлар очрашканда
Кул бирешеп күрешсен.
Шатлыкларны,борчуларны
Бергә-бергә бүлешсен.
Һәр ел саен тәгәрәшеп,
Сабыйлар туып торсы.н
Балалар белән бакчалар,
Мәктәпләр тулып торсын.
Иң мөһим бер теләгемне
Әле әйтмәдем бугай.
Укытучыларыбызга
Сабырлык бирсен Ходай.
Әти-әнигә балалар
Гел мәрхәмәтле булсын.
Ишелеп яуган карлардай
Игелек булып яусын.
Рәхмәтеннән ташламасын,
Аллаһ безне яратсын.
Мәчетләрдә азан тавышы,
Иман нуры таратсын.
Яна ел карлары җиргә
Бик тә мул булып яусын.
Киләсе елда келәтләр
Игеннәр белән тулсын.
Җиргә әле бик күп еллар
Тәңкә карлар яусыннар.
Кешеләр кар көртләреннән
Яңа юллар ярсыннар.
Яңа ел алып кил безгә
Тынычлык,бәхет,шатлык.
Эшләүчегә эш урыны,
Олыга имин картлык.
Алсу Йосыпова,
Арбор авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев