Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

1нче сыйныф укучылары өчен туган тел дәресен киметәчәкләр?

Мәгариф министрлыгында санитария нормалары таләпләрен үтәү өчен ниндидер бер фәннең бер сәгатен кыскартырга туры килде, әмма нәтиҗәдә туган телне һәм әдәбиятны сайладылар, дип ассызыкладылар

Россиядә беренче сыйныф укучылары өчен йөкләнеш нормативлары санитар нормаларга туры килсен өчен туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә сәгатьләр санын кыскартырга карар кылдылар, дип яза Татар-информ «Коммерсанть»га сылтама белән.

Искәртик, яңалык 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Әйтик, элек туган телне өйрәнүгә ике сәгать вакыт бирелгән булса, сентябрьдән бер сәгать кала (елга исәпләгәндә — 59 урынына 51 сәгать). Әдәбият белән дә шулай ук: сентябрьдән ул беренче чиректә бөтенләй булмаячак, аның каравы ул калган чирекләрдә кала (бер елга — әдәбият 33 сәгать урынына 25 сәгать кала).

«Беренче сыйныф укучылары өчен йөкләнеш нормативлары санитар нормаларга туры килсен өчен төзәтелгән. Әлеге документ нигезендә, беренче сыйныфта укучылар өчен көндәлек максималь йөкләнеш күләме дүрт дәрестән, яки атнага 20 сәгатьтән артмаска тиеш. 21 сәгать булганда, артык дәрес — физкультура булганда гына рөхсәт итәбез», - дип җавап бирделәр министрлыкта.

Мәгариф министрлыгында санитария нормалары таләпләрен үтәү өчен ниндидер бер фәннең бер сәгатен кыскартырга туры килде, әмма нәтиҗәдә туган телне һәм әдәбиятны сайладылар, дип ассызыкладылар. Шул ук вакытта министрлыкта предметларны элеккечә дәрестән тыш өйрәнергә мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев