Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

«Балтач гимназиясе» иҗат концерты бер сулышта үтте

Сәнгать тәрбиясе белән бергә балалар күңеленә Ватанпәрвәрлек, Туган Илне, Туган җирне ярату, гаиләгә, өлкән буынга һәм милләтләр дуслыгына хөрмәт хисләре дә салына

22 апрель кичендә «Балтач гимназиясе» район мәдәният үзәгендә үзенеӊ традицион иҗат концерты белән чыгыш ясады. Елдагыча үзенең иң кадерле тамашачыларын — әти-әниләрне, мәгариф ветераннарын, укытучыларын җыйды. Быелгы концерт Бөек Җиӊүнеӊ 80 еллыгына һәм "Ватанны саклаучылар елы«на багышланган иде.

Башка тамашалардан әлеге концерт үзенеӊ грандиоз дәрәҗәдә күләмле эш башкарылуы һәм дә чыгыш ясаучылары белән аерылып торды. Балалар үзләренеӊ җырга-моӊга, биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын, талантларын күрсәттеләр. Ел дәвамында Республикакүләм бәйгеләрдә катнашып җиӊү яулаган, төрле иҗади конкурс-февтивальләрдә чыгыш ясап, дәрәҗәле урыннар алган укучыларны бер сәхнәдә күрү — үзе бер бәхет! 

Сәнгать тәрбиясе белән бергә балалар күңеленә Ватанпәрвәрлек, Туган Илне, Туган җирне ярату, гаиләгә, өлкән буынга һәм милләтләр дуслыгына хөрмәт хисләре дә салына. «Бала сәнгатьтә тәрбияләнә», дигән алтын сүзләр шуның ачык мисалы. Балалар моны һәр чыгышта чагылдыра алдылар. Чөнки патриотик җырлар, биюләр, театральләштергән тамашалар аша илдәге вәзгытьнең асылын, тыныч һәм аяз күк йөзенең кадерен алар аңлы рәвештә үзләренең яшь күңелләре белән кичереп, тамашачыга тәкъдим иттеләр.

Бөек Ватан сугышы дигән ачы еллар хакында китаплардан укып, кинолардан күреп кенә белгән хәзерге яшь буын, санаулы мизгелләргә генә булса да, шул чорга кайтып, ул елларның хатирәләрен яңартты. Концерт программасының эчтәлеге, һәр чыгышның мәгънәле куелышы тамашачыны рухландырды да, елатты да, сокландырды да! Бер сулыштан каралган концерт югары дәрәҗәдә оештырылган иде. 

Сәләтле балаларның күплеге, аларның сәнгатькә, җыр-моңга тартылуы куанычлы күренеш. Башлангычтан алып, югары сыйныфларда укучы егет-кызларны бергә туплап, аларның яшерен сәләтләрен ачып, сәхнәгә чыгару үзе бер педагогик осталык. Әнә бит, алып баручы ролендә сәхнәдә тәүге адымнарын ясаган кечкенәләр белән бергә талантлы, күптапкырлар җиңүләр яулаган зур егет-кызларның һәм остазларның янәшә басып торуы да кулга-кул тотынышып эшләүне күрсәтеп торучы матур сыйфат! 

Концертны оештыруда, сәхнәгә җыр-биюләрне куюда гимназиянең җыр дәресләре укытучысы, талантлы Римма Әхтәмова, башлангыч сыйныф укытучылары Нәргизә Хәкимова, Лилия Гарәфетдинова һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Шакированың зур тырышлыгы бәяләп бетергесез. Аларга аеруча зур рәхмәт!

Концертта яңгыраган «Журавли», «Темная ночь», «Соловьи» , «Офицеры», «Мама жди», «Не забывайте», «Озатып вокзаллар каршында», «Яраннар чәчәк аткан» һәм башка кебек тирән мәгънәле җырлар йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарылды. Әле һаман да күңелләрдә 2нче сыйныфта гына укучы 3 егетнең хәрби киемнәрдән башкарган «Җиңү таңы» җырындагы 

«Җиңү таңы кабатлана һаман
Исән калганнарга дан булып!
Бәйрәм көне йөрәкләрне бәйли
Уртак шатлык, уртак җан булып!»
сүзләр чыңлап тора. 

Ә иң көчле чыгыш, мөгаен, гимназиянең ир-ат укытучылары белән югары сыйныф егетләре хоры башкаруында яңгыраган «День Победы» җыры булгандыр. Зал торып басып, яшь аралаш кушылып җырлады. Бик тетрәндергеч, көчле рухлы, Ватанпәрвәрлек хисе белән уралган чыгыш булды бу. Концерт тәмамлангач сәхнәгә күтәрелеп сүз алган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов та гимназиянең укучылар һәм укытучылар коллективына, оештыруда көче һәм тырышлыгы кергән әти-әниләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр, соклануларын һәм рухлануларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев