Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучылары Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артистлары белән очрашты

«Мондый чаралар яшь буында туган телгә, әдәбиятка һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный, - » дип билгеләп үтте гимназия директоры Айгиз Миннемуллин

Балтач гимназиясендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган күркәм чара узды. Тукай шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырларны "Салават" җыр театры һәм "Салават" яшьләр үзәге артистлары башкарды.

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артистлары Илфат Шәехов, Альфред Якшимбетов, Ядкәр Хәбибуллин белән аралашу укучыларның да, укытучыларның да күңелләренә хуш килде.

Тукай турында яңа мәгълүматлар да белделәр. Әйтик, Тукайның төрле яктан үскән, камил шәхес икәнен белгән булсалар да, аның композиторлык һәм җырчылык сәләте булуын күпләр беренче тапкыр ишетте. 1918нче елда бер төркем экспертларга милли геройның кем булуын ачыкларга әмер бирелгәч, алар, һич тә шикләнмичә, Тукай исемен атаганнар икән.

"Мондый чаралар яшь буында туган телгә, әдәбиятка һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный, - " дип билгеләп үтте гимназия директоры Айгиз Миннемуллин.

Рәйсә Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу Тукай гимназия