Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач гимназиясенең 3а сыйныфы укучылары «Наз» өлкәннәренә «Чын күңелдән» дип исемләнгән концерт тәкъдим итте

Укучылар сәфәрне матур кич-кичерешләр белән «Халыклар дуслыгы» музеенда дәвам иттеләр

Балтач гимназиясенең 3 а сыйныфы укучылары  Чепья авылында урнашкан «Наз»  тернәкләндерү үзәгенә барып, ял итүче  өлкәннәргә «Чын күңелдән» дип исемләнгән концерт тәкъдим итте.

Укучыларның дәртле биюләре, матур  җырлары,  шаян шигырьләре өлкәннәр күңеленә хуш килде. Яшь артистлар  көчле алкышларга, ихлас теләкләргә күмелде. Бу  сәфәрне матур  кич-кичерешләр белән «Халыклар дуслыгы» музеенда дәвам иттеләр. Биредә укучылар районыбыз тарихы  белән бәйле истәлекләр  һәм  экспонатлар белән таныштылар.  

Балалар күңелендә сакланып кала торган, истәлекле  концертны оештыруда  зур көче  кергән сыйныф җитәкчесе Газизуллина Нәргизә Ниязовна белән музыка укытучысы Әхтәмова Римма Рифовнага һәм экскурсияне оештырган  озынайтылган көн төркеме  тәрбиячесе Шәмсетдинова Ясминә Тәлгәтовнага 3 А сыйныфының әти-әниләр комитеты да рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев