Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач кызлары республика конкурсы җиңүчеләре

Быел 17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре узды

Дәүләт Советы бинасында Россия парламентаризмы көне алдыннан (27 апрель) гадәттәгечә Парламент дәресе кысаларындагы бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Быел 17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре узды һәм ул Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

Балтач урта  мәктәбе укучысы Кәбирова Зәринә «Минем гаиләмдә Ватанны саклаучылар» иншалар конкурсында – беренче, ә Урта Көшкәт урта мәктәбе укучысы Григорьева Валерия «Ватан нәрсәдән башлана» рәсемнәр конкурсында өченче урын яулады. Кызларны һәм аларның остазлары Гүзәлия Хәйретдинованы, Наталья Уськееваны ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев