«Балтач кызы-2026», «Балтач егете-2026» билгеле булды
Бәйге талантлы егетләребезне-кызларыбызны барларга, сәләтләрен үстерергә, татарлыгыбызны танытырга ярдәм итә
Шубан мәдәният йортында «Балтач кызы-2026», «Балтач егете-2026» бәйгесенең финал этабы узды. Барлыгы 18 кыз, 11 егет катнашты.
Бәйге талантлы егетләребезне-кызларыбызны барларга, сәләтләрен үстерергә, татарлыгыбызны танытырга ярдәм итә. Мәктәптә укучы кызлар, егетләр һәр эштә уңган, яхшы укыйлар, матур итеп бииләр, җырлыйлар.
Бәйгене оештыруның максаты: районда яшәүче милләтләрнең телен, мәдәниятен һәм милли үзенчәлекләрен саклап калу, үстерү; яшьләргә мәдәни, әхлакый һәм гуманитар тәрбия бирү, милли-мәдәни, иҗтимагый тормышка тарту, туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, районда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү; укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм шәхси потенциалын ачу; тормышта үз урынын табарга сәләтле һәм лидерлык сыйфатларына ия булган талантлы яшьләрне ачыклау.
Кызлар арасында Гран-прига Карадуган гимназиясеннән Нуриева Фирүзә лаек булды. 1 урын – Гайфетдинова Айгөл, Пыжмара төп мәктәбе, 2 урын – Гыйләҗева Энҗе, Балтач урта мәктәбе, 3 урын – Перемечева София, Чепья урта мәктәбе.
Егетләр арасында Гран-при иясе булып Балтач мәктәбеннән Иванов Марк танылды. 1 урын – Сәйдәшев Салават, Нөнәгәр урта мәктәбе, 2 урын – Иванов Кирилл, Чепья урта мәктәбе, 3 урын – Галимуллин Рүзәл, Смәел урта мәктәбе. Котлыйбыз!
Бәйгедән тулы фоторепортаж - https://baltaci.ru/photo/baltac-egete-baltac-kyzy-2026
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев