Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре киңәшмә-семинарда катнашты

Илһам Гайнетдинов укыту һәм тәрбия бирүдә, киләчәк буынны тәрбияләүдә балалар бакчалары һәм мәктәпләр төп рольне уйнавын искәртеп, үз тарафыннан бурычларын җиткерде

Балтач районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре «Балтач районы мәгариф системасы эшчәнлегенең 2024 нче ел нәтиҗәләре, 2025 нче елга бурычлар» исеме астында киңәшмә-семинарда катнаштылар.

Чараның беренче өлеше Кариле балалар бакчасы һәм Салавыч күппрофильле лицееның эшчәнлегендәге белем бирү процессында заманча технологияләр һәм традицион алымнар белән танышып үтте.

Икенче пленар өлештә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урныбасары Илһам Гайнетдинов, Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Балтач территориаль оешмасы рәисе Резеда  Гаязова катнашты.

Методист Гүзәл Нуриева математик — табигый фәннәрне укытуга яңа таләпләр белән таныштырып үтте. Миләүшә Хәлиуллинаның ясалма фәһем темасына чыгышы зур кызыксыну уятты.

Карадуган гимназиясенең математика укытучысы Зөлфия Садыйкҗанова  җитәкчелегендә республиканың «Физмат прорыв» проекты кысаларындагы түгәрәк укучылары чыгышы яхшы кабул ителде.

Илһам Гайнетдинов укыту һәм тәрбия бирүдә, киләчәк буынны тәрбияләүдә балалар бакчалары һәм мәктәпләр төп рольне уйнавын искәртеп, үз тарафыннан бурычларын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев