Балтач мәктәбендә лагерь эшли
Мәгариф

Балтач мәктәбендә лагерь эшли

17 июньнән Балтач мәктәбендә мәктәп яны лагеры һәм 8-10 сыйныф укучылары өчен хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады.

Лагерьның программасы экологик, һөнәри, патриотик, культура-эстетик, спорт тәрбиясе кебек юнәлешне үз эченә ала һәм һәр көн шуларны истә тотып үткәрелә. Мәктәп яны лагеренда 178 бала, ял һәм хезмәт - 40 бала йөри. Балалар лагерьны көтеп алды һәм бик куанып йөри, дип хәбәр итә тәрбия эшләре буенча дтректор урынбасары Руфия Закирова.

250

Нет комментариев