Бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар сыерчыклар килүне зарыгып көтте.
Аларга дип оста куллы әтиләре белән төрледән-төрле матур оялар да ясадылар һәм шушы көннәрдә әлеге ояларны кошлар өчен уңайлы җирләргә дә урнаштырдылар. Хәзер инде урамга һава суларга чыккан саен малайлар һәм кызлар ояларга килгән сыерчыкларга сөенеп,аларның рәхмәт әйтеп җырлауларына сокланалар.
Нет комментариев