Балтачта кышкы Сабантуй (фото)
Мәгариф

Балтачта кышкы Сабантуй (фото)

Бистәбезнең 1нче номерлы балалар бакчасында күптән көтелгән "Кышкы сабантуй" бәйрәме гөрләп узды.

Барлык балаларыбыз да бик актив, тырыш, хәрәкәтчән һәм җитез булдылар. Ямьле табигатебез дә бездә бәйрәм икәнен белгән кебек, һава торышы да кырыслык күрсәтмәде. Кыш бабай да янәдән безнең бәйрәмебезгә килеп, балаларга бәйрәм рухы өстәп, үзенең күчтәнәчләрен өләште. Бәйрәмебездән балаларыбыз үзләренә бик яхшы кәеф, бәйрәм рухы алдылар. Барыбызны да янәдән бәйрәм белән котлыйбыз.
Физик тәрбия җитәкчесе Гөлнур Әлмөхәммәтова, музыка җитәкчеләре Гөлфия Шакирова һәм Әлфия Низамиева.

250

Нет комментариев