Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасы сабыйлары әдәби иртәдә катнашты
«Дуслык чылбыры», «Кайнар бәрәңге» кебек уеннар һәркемгә дә ошады
Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Сүнми торган йолдыз син, Тукай абый!» дип аталган әдәби иртә үтте.
Чарада катнашучылар – 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар, Г.Тукайның тормыш юлы турында мәгълүматлар тыңладылар. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Әдәби иртәнең икенче өлеше «учак тирәли» уеннар уйнап үтте. «Дуслык чылбыры», «Кайнар бәрәңге» кебек уеннар һәркемгә дә ошады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев